Окоптан хатлар

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Чепья авыл китапханәчәсе "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен "Окоптан хатлар" дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрде. Искәндәр һәм Зәйнәп китабы белән таныштырды. Бу китапта яшь совет укытучысының сугышка алынганнан соң хатыны Зәйнәпкә язылган хатлары бирелгән. Һәрбер хат тирән эчтәлекле, аларда авторның җаны, кичерешләре ярылып ята. Аларда сугышның авырлыгы да, җиңү өчен куелган көч тә, якты киләчәк өчен бөтен авырлыкларны җиңеп чыгуга ышану да, солдат үткән авыр озын юл да сүрәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International