Район башлыгы муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышыннан җиңү белән кайткан кызларны тәбрикләде.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

5 һәм 6 май көннәрендә Саба районында республика күләмендә хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышлары булып узган иде. Алдан хәбәр итүебезчә әлеге чарада Балтачыбыз данын яклап, ике көн дәвамында көч сынашырга батырчылык иткән гүзәл затларыбызның бердәм командасы III урынны яулап кайтты. 

Бүген - 10 май көнне район башлыгы Рамил Нотфуллин муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышыннан күрше Кукмара районы командасыннан азга гына калышып, (беренчедә - Саба районы командасы) III урынны яулап, җиңү белән кайткан кызларны тәбрикләде. 

Башка еллардан аермалы буларак, хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышы оештыру - республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләр арасында уза торган мәртәбәле спартакиада ярышлары рәтенә тәүге тапкыр кертелде. Гүзәл затларыбыз командасының бу җиңүе - районыбыз спорт тарихында матур эз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International