Бөек Җиңү хөрмәтенә ТР Рөстәм Миңнехановның республикабызның төрле почмакларында гомер итүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын дәшеп, кабул итеп, тәбрикләве матур традициягә әверелде.

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Быел бу мәртәбәле очрашуга Балтачыбыздан 8 кеше - сугыш һәм тыл, Әфган җирендә барган канкойгыч сугышларда катнашкан ветераннар барды:
Мансур Хәсбиуллин, Гыйльван Гыйльмуллин, Гафифәбану Мифтахова, Клара Рамазанова, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Әминә Габдрахманова, Мөнҗия Гарипова һәм әфганчы Фәрит Галимов барды. Республика Президенты җитәкчелегендәге бу чара Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында узды. "Корстон" үзәгендә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. 

Шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссариат җитәкчесе Васыйл Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International