Быел "Үлемсез полк"ка 2 меңгә якын балтачлы кушылды.
Хәтер маршына гаиләләре белән басучыларны да күрергә мөмкин иде, җитәкчеләр дә әлеге акциядән читтә калмады, алар да бик матур үрнәк күрсәтте. Өлкәннәребез дә "Үлемсез полк"чылар рәтен тулыландырып, яу кырында башын салганнарны хөрмәтләп, адым саен алар рухына дога ирештерде.
Зәлия Фәйзрахманова
Быел бу мәртәбәле очрашуга Балтачыбыздан 8 кеше - сугыш һәм тыл, Әфган җирендә барган канкойгыч сугышларда катнашкан ветераннар барды:
Мансур Хәсбиуллин, Гыйльван Гыйльмуллин, Гафифәбану Мифтахова, Клара Рамазанова, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Әминә Габдрахманова, Мөнҗия Гарипова һәм әфганчы Фәрит Галимов барды. Республика Президенты җитәкчелегендәге бу чара Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында узды. "Корстон" үзәгендә бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссариат җитәкчесе Васыйл Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да катнашты.
10 май көнне Пыжмара авыл китапханәчесе Ахметшина Дания Пыжмара төп белем мәктәбендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы уздырды. Ел дәвамында иң күп мәдәни чараларда булып һәм иң күп китап укып, көндәлегенә тамга куйдырган укучыларны бүләкләр көтә!
10 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы булып узды. Бу чарага Балтач гимназиясенең 3 А, 3 Б һәм сыйныфы укучылары килде. Алар ике командага бүленеп Брейн-ринг уенында катнаштылар. Уенның сораулары өч өлештән торды. Алар Бөек ватан сугышына, безнең якта үсә торган куак- агачларга һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә багышланган иде. Ике команда да зур тырышлык куеп, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Залда утыручы җанатарлар да уенда актив катнаштылар, үзләренең командаларын яклап , аларга булыштылар.
Монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары райондашлар белән аралашырга килә.
Монополиягә каршы көрәш Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе заманча монополиягә каршы мәсьәләләр һәм төп бурычларны халыкка аңлату буенча зур эш алып бара.
Әлеге максаттан, иртәгә - 11 май көнне 9. 00 сәгатьтә Монополиягә каршы көрәш Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин гражданнар кабул итә. Район Советының утырышлар залында гражданнар, бизнес һәм җирле үзидарә вәкилләре белән очрашу уздыра.
4 май көнне Пыжмара авыл китапханәсендә "Читаем детям о войне" дип исемләнгән акция кысаларында "Җиңү- безнең йөрәкләрдә" исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм 2,4,5 сыйныф укучылары катнашында М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", Р.Валееваның "Сугыш" шигырьләре кычкырып укылды. Акциягә барлыгы 12 укучы катнашты.