ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Казанда “Балалар мәсьәләсе” дип аталган Хокукый ярдәм көне уздырылачак.

"Үлемсез полк" акциясе  районыбыз җирлегендә узган һәр митингта да  оештырылды, ул Җиңү көненең  бер күркәм, яңа традициясенә әверелде. Быел районыбызда барлыгы әлеге полкка 3650 кеше катнашуы  мәгълүм. Ә район үзәгендә узган Җиңү Парадында полкта узу өчен 550 кеше теркәлгән. Катнашучылар саны тагын да күбрәк булды дип әйтергә мөмкин. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар һәм өлкәннәр арасында да портретлар күтәреп чыгучы активистлар күп иде. 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган Парадта балтачлыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  исеменнән районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов котлады.

7 май көнне Пыжмара авыл жирлеге авылларында яшәүче Бөек Ватан Сугышында һәлак булган ветераннарның тол калган тормыш иптәшләрен котлап үттеләр

08.05.2018 Нөнәгәр авыл җирлегендә Бөек җинүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды.


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

      Җиңү көне уңаеннан Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ветераннар Советы җитәкчесе Рифат Абдуллин Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, тыл ветераны Ринат Исхаковны бәйрәм белән котладылар.

8 май көнне Казан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында тантаналы чара оештырылды. 


8
май, 2018 ел
сишәмбе

5 май көнне  Норма авылында Шәрифҗан Фазылянов яшәгән йортта, аның исемен һәм хезмәтен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта ачылды. Әлеге чарада Шәрифҗан аганың хезмәт юлындагы истәлекле вакыйгалар сөйләнде, нинди батырлыклары өчен аны авыл халкы хөрмәт итүе бәян ителде. Бөек Җиңү көне якынлашканда эшләнгән мондый изгелек, әлбәттә, үсеп килүче буын өчен дә, калганнар өчен дә зур үрнәк.

4 май көнне Смәил авылында Бөек Ватан сугышы ветераны,  Балтач милиция  бүлегендә Смәил авылында участок  инспекторы булып озак еллар хезмәт куйган Галиев нәби Гали улы  истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

 

Балтачның "Форпост" үзәге директоры Смәел мәктәбендә белем алучы укучылар һәм мәктәпнең "форпост" оешмасы активистлары белән "Балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау,  хокук бозуларны профилактикалау һәм  булдырмый калу" темасына әңгәмә үтте. Әлеге чара "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" уңаеннан оештырылды. 

Бу әңгәмә бала хокуклары турында кызыклы мәгълүматлар бирелде.  "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" нинди көн булуы аңлатылды. Чарада барлыгы  45 кеше катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International