9 Май көнне совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 73 еллыгын бәйрәм иттек. Җиде дистәдән артык ел узган булса да, нәкъ 1945 елның язындагыча, йөзләрдә - бәйрәм шатлыгы, күзләрдә - сагыш, күңелләрдә - югалту ачысы иде.
Шатлыклы да, кайгылы да көн бу. 1941-1945 еллар дәвамында барган бу сугышта бик күп якташларыбыз яу кырында ятып калган. Кайткач вафат булганнары да бихисап. аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Бүген нибары 14 сугыш ветераны исән-сау. Бәйрәмгә килә алганы да 5әү генә иде...
Әнә мәйданга "Үлемсез полк" керә. Әлеге полк Ленин урамының үзәк өлешеннән килеп, "Батырлар аллеясы" аша үттеләр. Сабыйлар, укучылар, яшьләр, хезмәт коллективлары, өлкәннәр колонналарга тезелеп, кулларына немец-фашист илбасарлары белән көрәштә гомерләрен биргән бабаларының, якыннарының, якташларыбызның фотографияләрен күтәреп үзәк мәйданга үтә. Моңсу, күзләргә яшь китерә торган чара булса да, күңелләрдә батыр әтиләре, бабалары, туганнары белән горурлану хисләре туа.
"Үлемсез полк" акциясе районыбыз җирлегендә узган һәр митингта да оештырылды, ул Җиңү көненең яңа традициясенә әверелде. Быел районыбызда барлыгы әлеге полкка 3650 кеше катнашуы мәгълүм. Ә район үзәгендә узган Җиңү Парадында полкта узу өчен 550 кеше теркәлгән. Катнашучылар саны тагын да күбрәк булды дип әйтергә мөмкин. Райондашларыбыз, кайткан кунаклар һәм өлкәннәр арасында да портретлар күтәреп чыгучы активистлар күп иде.