Балтачның "Форпост" үзәге директоры Смәел мәктәбендә белем алучы укучылар һәм мәктәпнең "форпост" оешмасы активистлары белән "Балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмый калу" темасына әңгәмә үтте. Әлеге чара "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" уңаеннан оештырылды.
Бу әңгәмә бала хокуклары турында кызыклы мәгълүматлар бирелде. "Халыкара балаларның ышаныч телефоны көне" нинди көн булуы аңлатылды. Чарада барлыгы 45 кеше катнашты.