Җиңү көне уңаеннан Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ветераннар Советы җитәкчесе Рифат Абдуллин Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, тыл ветераны Ринат Исхаковны бәйрәм белән котладылар. Ветеранга район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән күчтәнәч тапшырылды.