ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 14 сентябрь көнне «Автобабай-2018» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

28 августа  8.00 сәг. 12.00 сәгатькә кадәр  Татарстан Росреестрында «Кайнар элемтә» үткәрелә, дәүләт фондыннан мәгълүматлар алу буенча.


24
август, 2018 ел
җомга

23 август көнне Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче хезмәтне саклау буенча координацион Советның чираттагы утырышы булды.

Бүген – 24 август көнне Балтач районының Смәел авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – Фатыйма Нуриевна Нәбиевага  “Сталинград сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” күкрәк билгесен тапшырдылар.

Әлеге бүләк Волгоград өлкәсе губернаторы А.И. Бочаров тарафыннан булдырылган. Истәлекле билгене Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов тапшырды. Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов та кушылды. 

Балтач районының "Форпост" үзәге 22 августта -  Россия Федерациясе флагы көне уңаеннан. "Форпост" үзәгенә йөрүче яшүсмерләр арасында рәсем конкурсы оештырды.

Җиңүчеләре: 

1 урын  - Галиев Ильвир;

2 урын  - Шәфигуллин Рәмзил;

3 урын  - Шәмсетдинов Әмир.

24 август көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә “Әкияти җәнлекләр дөньясында” темасына    викторина уздырылды.

22 август көнне Кече Лызи авыл китапханәсендә  “Дәуләт символикасы” дип исемләнгән викторина узды. 

  22 август көнне  Кенәбаш авыл китапханәсендә Россия флагы  көне уңаеннан       “Илем байрагы “ дип исемләнгән рәсем  бәйгесе булып утте.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар бөчен иҗади конкурс үткәрде. Әлеге чара да Россия флагы көне уңаеннан оештырылган иде. Әлеге чарада барлыгы 35 кеше катнашты, балалар актив булдылар, дип хәбәр итә клуб хезмәткәрләре. 

22 августта  "Факел" клубы Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, Балтач бистәсенең СМУ микрорайоны яшүсмерләре командалары арасында волейбол ярышлары оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International