Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Республиканың Яшел Үзән районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләренең үз белдекләре белән чиктәш участокларны алулары һәм Куйбышев сусаклагычының яр буе полосасына киртә куюлары ачыкланды, гражданнарның су объектына ирекле үтеп керүен чикли.
Законны бозу очракларын бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры милекчеләргә законсыз төзелгән киртәләрне демонтажлау юлы белән гомуми файдаланудагы су объектының яр полосасын азат итү бурычын йөкләү турында судка мөрәҗәгать итте.
Яшел Үзән шәһәр суды карарлары белән прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.
Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә.