"Хыял" яшьләр үзәге "Кёрлинг" олимпия төрләре ярышларын үткәрде

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 13 гыйнварында "Балтач" ял паркы шугалагында  «Хыял» яшьләр үзәге коллективы беренче тапкыр «Керлинг» олимпия төре ярышларын үткәрде.Үзен яңа спорт төрендә сынап карарга теләүче бик күп иде.    

Ярышта 4 кеше (2 ир-ат+ 2 хатын-кыз) составында 12 команда катнашты.

Команда уены 5 эндтан тора. Жирәбә юлы белән командалар арасында ташларны этү тәртибе билгеләнә. Матчның һәр эндесында команданың һәр уенчысы бер таш этә. Катнашучыларның бурычы махсус ташларны мишеньга («өенә») таба җибәрү, шул ук вакытта көндәшнең ташларын этеп чыгарырга тырышу.

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял " яшьләр үзәге гамәлгә ашыды. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге инструкторлары  Шәфигуллин Н.К., Зиатдинова А. Р., Гыйльметдинова З. Ф. җаваплы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International