Һава торышы

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

16 гыйнварда көндез, төнлә-2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: кар һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, урыны белән 23 м/с кадәр, юлларда кар көртләре барлыкка килү.

2019 елның 16 гыйнвары 18 сәгатьтән 17 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Болытлы.       
Төнлә һәм иртән кар, юеш кар, урыны белән көчле, буран, урыны белән бозлавык. 
Көндез урыны белән кар, юеш кар; буран.
Җил көньяк-көнбатыштан: төнлә һәм иртән 9-14 м/с, көчәйгәндә 15-20 м/ с, урыны белән 23 м/с, көндез 5-10 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр.   
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температурасы -3..-8˚, ТР көнбатышында аязайган вакытта -13˚. 
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International