Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча суд дәүләт урман фонды территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участогын кадастр учетыннан төшереп калдырырга карар кылды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнарын үтәү тикшерелде.
Закон бозуларга Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан гомуми мәйданы 3 гектардан артык булган урман фонды участогының авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге буларак кадастр исәбенә куелуы билгеләнде. 
Закон бозуларны бетерү максатында табигать саклау прокуроры җирле үзидарә органы Башкарма комитеты башлыгы адресына күрсәтмә кертте, Биектау район судына муниципалитетның кишәрлекне кадастр исәбенә алуны йөкләү турында дәгъва гаризасы җибәрелде. 
Прокурор күрсәтмәсе актын карау нәтиҗәләре буенча җир кишәрлеген урнаштыру схемасын раслау турында законсыз карар гамәлдән чыгарылды. 
Суд тарафыннан прокурор таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International