ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында " Хыял «яшьләр үзәге коллективы Балтач районы мәктәпләре арасында «Керлинг» спорт уенын үткәрде:

21 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Наши истоки.Читаем фольклор” акциясе кысаларында туган тел көненә багышлап “Туган телем-татар теле” исемле кичә үткәрелде. Чарада туган тел турында җырлар җырланды,шигырьләр сөйләнелде.

21 февраль көнне Шубан авыл китапханәсендә  Шубан авыл мәдәният йорты белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан  «Тамчы – шоу» интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрне дә бик җитез чиштеләр. Барлыгы 11 укучы катнашты.

2019 елның 21 февралендә Балтач район Хакимиятендә  Балтач муниципаль районының  террорга  каршы  комиссия утырышы булып узды.

Бүген, 22 февраль көнне, район Хакимиятенең хатын-кыз хезмәткәрләре  хезмәттәш ир-атларга сюрпризлар һәм бүләкләр әзерләде.Иртәдән үк бәйрәмнең төп геройларын җылы һәм күңелле атмосфера каршы алды.

"Туган телдә укыйбыз"-флешмоб

2019 елның 21 февралендә «Чана Тау " тавында район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында «Чанараrtу» креатив чаналар бәйгесе узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда чана спортын популярлаштыру һәм коллективны берләштерү максатыннан үткәрелде.

Смәел авыл  китапханәсендә 21нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем саекмас чишмә” дип исемләнгән чара уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары  өчен уздырылган чараның максаты -  ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Матур сүзләр сөйлә, телем"-Халыкара туган тел көненә багышланган тематик кичә

 Батыр исемен йөртер ир-егет-ветеран әфганчылар белән очрашу кичәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International