Балтач муниципаль районының  террорга  каршы  комиссия утырышы

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 21 февралендә Балтач район Хакимиятендә  Балтач муниципаль районының  террорга  каршы  комиссия утырышы булып узды.

    Комиссия утырышында Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин , Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хәйретдинов,  Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Балтач муниципаль районында вәкиле И. Г.Хуснутдинов, Бөрбаш, Чепья, Норма, Куныр, Шеңшенәр җирлек башлыклары, , район башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлек җитәкчеләре, Рафаэль атакай һәм Рамиль хәзрәт катнаштылар.

Комиссия утырышында  көн тәртибендә  каралган   мәсьәләр:

1. Балтач муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган профилактик эшне оештыру һәм аның нәтиҗәлелеге турында. 

2.Районның дини учреждениеләреннән әдәбият исемлеген җыю эшен оештыру буенча эш нәтиҗәләре турында.

3.Ватанны саклаучылар көненә, 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү чорында район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрне булдырмау ягыннан профилактик чаралар турында.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән район башлыгының ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнутдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хайрутдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International