Бүген, 22 февраль көнне, район Хакимиятенең хатын-кыз хезмәткәрләре хезмәттәш ир-атларга сюрпризлар һәм бүләкләр әзерләде.Иртәдән үк бәйрәмнең төп геройларын җылы һәм күңелле атмосфера каршы алды.
Бигрәк тә хезмәттәш ир-атларыбызны бәйрәмне оештыручы гүзәл затларыбызның хәрби формадан каршы алулары гаҗәпләндерде. Бәйрәм атмосферасын батырлык һәм зур казанышлары, күп кенә мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл иткән геройларыбызга котлау һәм рәхмәт сүзләре тулыландырды.