21 февраль көнне үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре "Факел" яшүсмерләр клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан,"Туган телемдә укыйм" исеме астында флешмоб үткәрделәр. Чарада катнашучылар ""И, сөекле туган телем" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Биредә алар туган телдә язылган шигырь һәм әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Флешмобта 15 кеше катнашты.