«Чанараrtу» креатив чаналар бәйгесе

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 21 февралендә «Чана Тау " тавында район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре арасында «Чанараrtу» креатив чаналар бәйгесе узды. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районда чана спортын популярлаштыру һәм коллективны берләштерү максатыннан үткәрелде.

Конкурс район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре арасында түбәндәге номинацияләрдә уздырылды:

- иң креатив чаналар (чаналарны яклау)  

 - иң оригиналь төшү

- иң тиз төшү

   Конкурс кагыйдәләре буенча һәр бүлеккә креатив чаналар булдырырга һәм аларны таулардан төшкәндә күрсәтергә кирәк иде.

  Җиңүчеләр:

“Иң оригиналь төшү” – район Советы

“Иң креатив чаналар” - мәгариф бүлеге

“Иң тиз төшү”–  Опека бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларын яклау комиссиясе, Адмкомиссия

Номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар Балтач районы башкарма комитеты профсоюзының истәлекле призлары белән бүләкләнделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International