Ничек үзмәшгуль граждан булырга?
23 февраль көнне Шубан авыл мәдәният йорты Шубан авыл китапханәсе белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә әтиләр һәм балалар өчен «Гаиләбез сакчысы» исемле күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әтисе белән улы төрле ярышларда көч сынаштылар.
2019 елның 23 февралендә 10.00 сәгатьтә "Сабантуй" ял паркында "Форпост" үзәге Россия Федерациясе Герое Олег Николай улы Исаев истәлегенә "Итекле хоккей" уздырды. Анда төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-атлар катнашты.
2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш булып узды.
Башкортстанда (Салават шәһәрендә) авыл командалары арасында финал ярышларының III этабы (2004-2005 елгы уенчылар) тәмамланды. 20 февральдә «Алтын алка» клубы президенты Алексей Тарасов катнашында ябылу тантанасы булды!
Өстәл теннисы уены мавыктыргыч та, азартлы да. Нәкъ менә 23 февраль - барлык ир-атлар бәйрәме уңаеннан, "Факел" яшүсмерләр клубында әлеге мавыктыргыч спорт төре буенча сынаулар узды.
2019 елның 22 февралендә «Факел " хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Баһадир көче» темасына дзюдо түгәрәгенә йөрүчеләр арасында спорт ярышлары үткәрделәр. Балалар үз көчләрен, җитезлеген, тизлеген һәм төгәллеген озынлыкка сикерү, күтәрелү һәм тартылу кебек төр ярышларда сынап карадылар.
22 февраль көнне, Кече Лызи мәктәбендә «Йөрәгеңне китапларга багышла» дигән Халыкара туган тел көненә багышланган чара китапханә сәгате үткәрелде, аны авыл китапханә җитәкчесе оештырды. Чарада 2 сыйныф укучылары катнашты.
Арбор авылында яшәүче Гаязетдинова Диләфрүз Нигәмәтҗан кызына 22 февраль көнне 90 яшь тулды.
19-21 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда 42 команда арасыннан 36 көрәшче катнашты.
Балтач муниципаль районы командасы беренче урынны яулады! Команданы җиңүләре белән котлыйбыз!