Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек өлкәсендә Татарстан районнары һәм аерым хуҗалыклар рейтинглары эшләнде. Рейтинг бәяләвенең максаты-иң яхшы һәм иң начар күрсәткечләр булган районнарны һәм хуҗалыкларны ачыклау һәм аларны кызыксындыру.
10 августта Алексеевск шәһәр тибындагы поселыгының Воскресенский Храмы мәйданында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырыла торган Бөтенроссия Бал муллыгы” фестиваль-ярминкәсе узачак. Чараны “Татарстан умартачылар” төбәк иҗтимагый оешмасы, "ПЧЕЛИЧ" тәэмин итү-сату, эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе оештыра.
Июль аеның ахыргы көнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре үзәк мәчет лагерендә ял итүче балалар өчен хокук бозуларны һәм караучысызлыкны профилактикалау буенча квест-уен оештырдылар.Ярышларда 5 команда катнашты. Балалар биремнәр буенча маршрут битләрен табарга тиеш иделәр, ә инде тәкъдим ителгән маршрут кәгазьләре буенча станцияләрнең урнашуын һәм хәрәкәт юнәлешен табарга тиешләр иде.
Республика кырларында урып-җыю барышының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы республика халкын Татарстанда инвестицион эшчәнлек турында YouTube-каналга язылырга чакыра.
Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы: күчемсез милек белән нинди килешүләр 31 июльдән башлап нотариаль таныклык таләп итмәячәк
Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Книжная среда” проекты кысаларында һәр атнаның чәршәмбесендә “Паркта җәйге китапханә” эшчәнлеген башлап җибәрделәр.
Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләү һәм федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2019 елның 31 июлендә Балтач үзәк хастаханәсендә эшче төркемнең киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы басуларны үсемлекләрне саклау чаралары белән эшкәртү аркасында умарталарның агулануын булдырмау өчен чаралар комплексы турында фикер алыша