Хәзерге вакытта Татарстанда 8 күп фатирлы торак йорт төзелә (җидесе - Казанда һәм берсе - Яр Чаллыда), аларның акчалары эскроу счетлары механизмын кулланып җәлеп ителә. 2019 нчы елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан, эскроу счетлар кулланып, өлешләп төзүдә катнашу буенча 198 килешү теркәлгән.
Бүген Теләче муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланусылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ун муниципаль районның башлыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре, аграр сектор вәкилләре, республика парламенты депутатлары, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.
Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2019 нче елның 6нчы августта Балтач районында сәгать 10.00 нан 12 гә кадәр алиментларны түләү буенча бушлай юридик консультация үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы органик продукциянең товар тамгасына махсус хокуклар алды. Тиешле таныклык Роспатент тарафыннан бирелде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен һәр елда уздырыла торган «Минем җирем - Россия» иҗат конкурсына заявкалар кабул итүне дәвам итә.
2019 нчы елның 5 нче августында "Раиф" мәчете каршындагы лагерьда ял итүче балалар яшьүсмерләр клубы "Факел"да кунакта булды. Хезмәткәрләр алар өчен юл йөрү кагыйдәләре темасына багышланган хәрәкәтчән уеннар һәм эстафеталар үткәрделәр. Ул тема елның теләсә кайсы фасылында актуаль.
Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.
Августта яңгырлы көннәр күп көтелә, шуңа күрә республика игенчеләренә урып-җыю эшләрен башкару тактикасын яңадан карарга кирәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыюның барышы турында сөйләгәндә әйтте.
Республикада терлек азыгы әзерләү темплары 2018 елның шушы чордагы дәрәҗәсеннән артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләреннән күренгәнчә, 5 августка республика буенча печән 454,1 мең тонна әзерләнгән, сенаж – 2 млн 563,8 мең тонна, ягъни фаразга карата 72% һәм 95%.