"Хыял" яшьләр үзәге "Кайда логика ?"дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә ялны оештыруның иң яраткан формаларының берсе булып тора. Телевидение ярдәмендә төрле яшьтәге миллионлаган җанатарның күңелен яулап алгач, бу уеннар эш тәҗрибәсендә, мәктәптә, китапханәдә, мәдәният учреждениеләрендә, яшьләр белән эшләү клубларында киң кулланылалар.

2019 нчы елның 2 нче августында "Балтач" ял паркында "Хыял" яшьләр үзәге "Кайда логика ?"дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.

Уен 3 раундтан торды:

1 Раунд. Уртак әйберне табарга.
2 Раунд. Картинада нәрсә җитми?
3 Раунд. Икесе бер.
4 Раунд. Киноребуслар
5 Раунд. Барсын кушкач формуласы

Үзара ике команда көч сынашты, барлык раундлар нәтиҗәләре буенча: 

1 нче урын: "Уайт Стар" командасы

2 нче урын: "Блу Стар" командасы

Чара өчен "Хыял" яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International