Искәртеп узабыз, Татарстанда 6 августтан 19 августка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашалар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Чарада Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел эше буенча хезмәтләре вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә «урман амнистиясе" турындагы законны куллану буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды. Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырыш кысаларында физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләре каралды.
Россия Президенты Владимир Путин "Дача амнистиясен" озайту турындагы законга кул куйды. Ул 2019 нчы елның 1нче мартында тәмамланды. Хәзер амнистия 2021 нче елның 1 нче мартына кадәр гамәлдә. Закон аны киңәйтте. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) электрон имза белән кул куелган күчемсез милеккә күчү яки аның хокукын туктату турында гариза бирү мөмкинлеге турындагы тамга кертү хокукын бирә торган законга кул куйды. Закон Дәүләт Думасы депутатларының һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең уртак эше нәтиҗәсендә гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Росреестр закон проектына төзәтмәләр кертүдә катнашты.
Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
2019 елның 6 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Галимова Миңнур Хөсәен кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге гаризасын тормышка ашыру турында» 06.06.2019 елдагы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» базасында (Казан шәһ, Галеев ур, 3а йорты), гражданнарның санлы грамоталылыгын күтәрү максатларында, гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү (1964 ел – 1968 елгы хатын-кызлар; 1959 ел-1963 елгы ир-атлар) буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә бушлай укыту оештырыла.
Президент «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 12.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.
Федераль закон үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре вәкиллекле органнары депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү юлы белән җирле үзидарә үсешенә ярдәм итү максатларында эшләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 - 2024 нче елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда халыкны эш белән итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.