Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия) берлеге гаризасын тормышка ашыру турында» 06.06.2019 елдагы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» базасында (Казан шәһ, Галеев ур, 3а йорты), гражданнарның санлы грамоталылыгын күтәрү максатларында, гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү (1964 ел – 1968 елгы хатын-кызлар; 1959 ел-1963 елгы ир-атлар) буенча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә бушлай укыту оештырыла.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга һөнәри әзерлек турында диплом яки дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык, демонстрацион имтихан - WorldSkills стандартлары буенча халыкара үрнәктәге паспортны уңышлы узган тыңлаучыларга бирелә.
10 кешедән торган тыңлаучылар төркемен формалаштыру шарты белән күчмә курслар оештырылачак.
Техникумда укулар 8-9 көн дәвам итә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Күчмә курслар шул ук график буенча яки ял көне режимында 1 ай уку вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.
Әгәр дә Сез көчегез һәм теләкләрегез тулы, яңадан әзерләнергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә электрон адреска хәбәр итүегезне сорыйбыз onso-baltasi@mail.ru яки 2-43-78 телефоны буенча.