Прокурор коррупциягә каршы законнардагы үзгәрешләрне аңлата

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Президент «Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 12.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды.

Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 16 июлендә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2019 елның 23 июлендә хупланды.

Федераль закон үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә гамәлгә ашыручы авыл җирлекләре вәкиллекле органнары депутатларының керемнәрен декларацияләү тәртибен гадиләштерү юлы белән җирле үзидарә үсешенә ярдәм итү максатларында эшләнде.

Федераль закон нигезендә мондый зат үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны депутат итеп сайланганнан соң дүрт ай дәвамында, ә алга таба бары тик хисап чоры дәвамында хисап чорына кадәрге өч ел эчендә бу затның һәм аның хатынының (иренең) гомуми кеременнән артык булган күчемсез милек объектларын, транспорт чараларын, кыйммәтле кәгазьләрне, акцияләрне сатып алу буенча алыш-бирешләр кылган очракта гына бирә.

Хисап чоры дәвамында мондый килешүләр башкарылмаса, депутат бу хакта Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затына хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International