Июль аеның ахыргы көнендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре үзәк мәчет лагерендә ял итүче балалар өчен хокук бозуларны һәм караучысызлыкны профилактикалау буенча квест-уен оештырдылар. Ярышларда 5 команда катнашты. Балалар биремнәр буенча маршрут битләрен табарга тиеш иделәр, ә инде тәкъдим ителгән маршрут кәгазьләре буенча станцияләрнең урнашуын һәм хәрәкәт юнәлешен табарга тиешләр иде.
Квест программасы шактый бай булды. Командаларга кызыклы, кайчагында бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар.