Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан терлекчелек өлкәсендә Татарстан районнары һәм аерым хуҗалыклар рейтинглары эшләнде. Рейтинг бәяләвенең максаты-иң яхшы һәм иң начар күрсәткечләр булган районнарны һәм хуҗалыкларны ачыклау һәм аларны кызыксындыру.
Рейтинг төзегәндә сөт җитештерү, бер сыердан савым, эре мөгезле терлекләрдән тәүлеклек уртача артым кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.
Районнар буенча төрле критерийлар буенча Балтач районы күрсәткечләрен карарбыз.
2019 нчы елның 1 нче яртыеллыгында продуктлылык буенча районнар рейтингында лидерлар бишлеген Әтнә районы ача (4773 кг). Икенче урында – Кукмара районы (4210 кг), өченчедә-Мамадыш районы (4197 кг). Дүртенче урында-Саба районы (3865 кг), бишенче урында - Балтач районы. Балтач районында бер сыердан савым 3683 кг тәшкил итә.
«Сөт тармагы һәрвакыт акча чараларының төп ресурсы булды, шуңа күрә аңа көн саен игътибар булырга тиеш», - ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. 2019 нчы елның 1 нче яртыеллыгында сөт җитештерү күләмнәре буенча районнар рейтингына күчик. Бу исемлектә Балтач районы 2019 нчы елның 1 нче яртыеллыгында 43026,7 тонна сөт белән икенче урында тора. Беренче урында Кукмара районы (48140,6 тонна), аннары Әтнә районы (38635,4 тонна), Актаныш районы (31839,5 тонна), Саба районы (31221,4 тонна).
2019 нчы елның 1 нче июленә мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы Балтач районында 788 гр тәшкил итә, районнар рейтингында без алтынчы урында торабыз.
Районнар һәм хуҗалыклар буенча тулырак мәгълүматны таблицада алырга мөмкин.
Рейтингның аерым критерийлары буенча шәрехләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин бирергә мөмкин(843)-221-76-46.