ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Декабрь аеның уртасы булса да, “ Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында барыбыз да көтеп алган, яраткан Яңа ел бәйрәме узды.

 

2019 елның 13 декабрендә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды.

Утырыш эшендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Йосыпов Рифнур Гайнан улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Җәләев Рафил Хәлип улы катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

13 декабрь көнне Карлыган авыл клубында "Выль нянь сиен" II Халыкара удмурт милли фестивале булып узды. Карек-Серма авыл клубы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Игорь һәм Яков Игнатьевлар лауреат булдылар.

15 декабрь көнне Арча шәһәрендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Шубан авыл клубыннан Камалиева Мәликә (хореография) һәм Абдуллина Гүзәл (нәфис суз) бик уңышлы чыгыш ясадылар. Алар икесе дә 2 нче турга юллама - сертификат белән бүләкләнделәр. 2нче тур 2020 елның октябрь аенда Казан шәһәрендә була. Жюрида Әлфия Авзалованың кызы һәм оныгы, танылган җырчылар һәм нәфис сүз осталары иде.

14 декабрь көнне Сырья авыл клубында Иске Турья авыл клубы белән берлектә Сырья, Иске Турья, Ярак-Чурма авылларында яшәүче яшьләр өчен "Ойдо тодматском!" дип аталган танышу кичәсе үтте. Яшьләргә танышырга удмурт һәм рус җырлары, халык уеннары, биюләре ярдәм итте. Кичә барышында якын һәм ерак авыллардан килгән яшьләр дә кушылды. Чара дискотека белән тәмамланды.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре вакытында  террорчылык актларын кисәтү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү hәм саклык чараларын арттыру максатыннан 2019 елның 11 декаберендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Ел саен декабрь аенда Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Инвалидлар ункөнлеге” кысаларында  күп төрле чаралар уза. Шул уңайдан 12 нче декабрьдә спорт сөюче тернәкләнүчеләр арасында саф hавада « Күңелле старт» дип исемләнгән спорт уены оештырылды. Шунысы кызык, нинди генә мөмкинлекләре чикле булуга карамастан командада катнашучылар беренчелекне яулап, җиңүгә омтылдылар. Командалар өчен сынау  - төрле конкурслар аша барды.  Ярышучыларның беренчелекне бер дә бирәсе килмәде. “Күңелле старт” уены бер сулышта актив спортчылар катнашында узып та китте. Ярыш аларга яшәргә көч, сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлек бирә.

 

Агымдагы елның 12 нче декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр арасында “Нык дуслык” дип исемләнгән коллаж эшләнде.

Эш башында алар үзләренең иң беренче бүлекчәгә килгән көннәрен, ничек бер-берсе белән танышканнарын, шушы бина эчендә күңелле итеп уздырган көннәрен искә төшерделәр. Чынлыкта бит,  алар Татарстанның төрле почмакларыннан, төрле шәһәр, авылларыннан җыелган һәм хәтта төрле милләт вәкилләреннән җыелган төркем. Шундый булуга карамастан, дус-тату булып тупланган әлеге команда ак кәгазь битендә үз урынын тапты. Бу коллаж - җыелган төркемнең үзенә генә хас истәлеге булып калды.

Чара ахырында  барысы да истә калырлык  гомуми фотосүрәт төшү оештырылды.

 

13 декабрь көнне Балтач  Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары өчен "Батыр булып тумыйлар" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 14 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International