Яшьләр өчен "Ойдо тодматском!" дип аталган танышу кичәсе

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

14 декабрь көнне Сырья авыл клубында Иске Турья авыл клубы белән берлектә Сырья, Иске Турья, Ярак-Чурма авылларында яшәүче яшьләр өчен "Ойдо тодматском!" дип аталган танышу кичәсе үтте. Яшьләргә танышырга удмурт һәм рус җырлары, халык уеннары, биюләре ярдәм итте. Кичә барышында якын һәм ерак авыллардан килгән яшьләр дә кушылды. Чара дискотека белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International