ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 нчы елның 12 нче декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары әтиләре өчен «Киноны танып бел» дип аталган интеллектуаль күңел ачу уенын үткәрде.

 Уен 4 раундта узды:

1 раунд: «Сорауларга җаваплар»

2 раунд: «Смайлики»

3 раунд: «ϴзеклǝр буенча киноны танып бел»

4 раунд: "Видео табышмак»

2019 нчы елның 11 нче декабрендә «Хыял» яшьләр үзәге Кече Лызи авыл клубында республика студентлар отряды катнашында «Логика кайда?» дигән интеллектуаль - күңел ачу уены үткәрде. Уенда 15 кеше актив катнашты, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 12 декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен Дартс буенча ярыш уздырды. Дартс яшь буында һәм гомумән җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче иң нәтиҗәле сәламәтләндерү технологияләренең берсе булып тора.
 

6 декабрь көнне Алан авылы клубында 1-4 сыйныф укучылары өчен "Шифалы 100 киңәш" исемле әңгәмә уздырылды. Балаларга сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлекне ничек ныгытырга, чыныгу ысуллары турында сөйләнелде.  Шулай ук шушы теманы яктырткан күргәзмә дә оештырылды.

9 декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Йөрәктән - йөрәккә” дип исемләнгән чарага җыелдылар. Түгәрәк өстәл артында кайнар чәй эчү, җылы сөйләшүләр инвалидларның күңелләренә җылылык, яшәү дәрте өстәде.

10 декабрь көнне Карадуган мәдәният йортында «Кар десанты РСО» бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында активист студентлар отряды мәктәп укучылары һәм халык өчен мастер-класслар күрсәттеләр, концерт оештырдылар. Шулай ук авыл җирлекләрендә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм иттеләр.
 

11 декабрь көнне Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә Ватан геройлары көне уңаеннан «Бөек Ватан сугышының яшь геройлары» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Урта Көшкәт мәктәбенең актлар залында «Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән презентация күрсәтелде. Чара презентация күрсәтү белән башланып китте, китапханәче Татьяна Морозова һәм Леня Голиковның батырлыклары турында сөйләде. Укучылар игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан бергәләп бу яшь малайлар һәм кызларның геройлыклары һәм батырлыклары турында фикер алыштылар.

2019 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Ленар Ринат улы катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шулай ук «Главтатдортранс» ДКУ директоры Данилов Эдуард Юрий улы, «ТР ГИСУ» ГКУ беренче урынбасары Шакиров Рафар Мирзанур улы катнашты. Чарага Балтач, Саба, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырылган иде.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Геройлар Көнен бәйрәм итү кысаларында 2019 елның 11 декабрендә Советлар Союзы Герое балалары Казанның «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиядә» узган тантаналы чарада булдылар.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 12 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 13 декабрь 18 сәгатькә кадәр:

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, тизлеге 3-8 м/с. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -7..-12˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда бозлавык.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International