ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 11 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге район яшьләре өчен «Киноны танып бел» уены уздырды. Ярышта 2 команда катнашты.

 Уен 4 раундта узды:

1 раунд: «Сорауларга җаваплар»

 2 раунд: «Смайликлар»

 3 раунд: «Бердә ике»

4 раунд: «Финал раунды»

10 февраль көнне Чапшар авыл клубында тәмәке тартуга көрәш көне уңаеннан тәмәке һәм бүгенге замана фетнәсе - кальянның зыяны турында «Тәмәке - минем дошманым» дип исемләнгән профилактик чара үтте.

2020 елның 7 февралендә "Хыял" яшьләр үзәге Балтач гимназиясе укучылары өчен "Диңгез сугышы" күңел ачу уенын үткәрде.

9 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында "Әрнү китми йөрәкләрдән" исеме астында патриотик дәрес үтте. Авылдагы тыл ветераннарының һәм сугыш ятимнәренең язмышы турында әңгәмә уздырылды, шулай ук аларның сугыш елларын искә алып сөйләгән видеоязмалары карап үтелде. 

7 февральдә Урта Көшкет авыл клубы хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча "Сәламәтлекне юк итүче начар гадәтләр" ("Вредные привычки уносящие здоровье") дигән әңгәмә уздырды.

9 февраль көнне Кили мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын каршылау уңаеннан китапханә белән берлектә "Җирем...Суым...Ватаным..." дип исемләнгән викторина уздырылды. Биредә балалар республикабыз турында белемнәрен сынадылар.

2020 елның 10 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре бокс һәм дзюдо түгәрәкләренә йөрүче балалар арасында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган спорт ярышлары үткәрделәр.

Билгеләнгән салым ташламалары турында мәгълүмат

Бурычларны җайга салу белән бәйле мәсьәләләр буенча мәгълүмат

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International