ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзелде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк.

Өлкәннәр арасында узешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштеру максатыннан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы «Балкыш» фестиваленең районкуләм туры булып узды.

3 март көнне Балтач гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында «Балтач кызы, Балтач егете»  район конкурсы узды. Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларын кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сораулары буенча консультацияләр Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан 7 нче подъездда һәр чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр үткәрелә. Шул ук көнне мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, кадастр исәбеннән төшерү, ызанлау планнарын йөкләгәндә адресларны һәм хаталарны үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә алалар.

28 февраль көнне 1 нче номерлы балалар бакчасында искиткеч матур шахмат-шашка турниры үтте. Бакчага йөрүче 19 бала уеннарда катнашты. Балаларның ярышларга әзерләнеп килгәннәре уеннарыннан ук күренеп тора, бакчада әлеге спорт төренә зур игьтибар бирелүе сизелә. Тәрбияче апалары ярышлардан чын бәйрәм ясадылар, хәтта шахмат фигуралары киемнәре ук кигәннәр иде.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 3 март 18 сәгатьтән 2020 елның 4 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, иртән-көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -2..-4˚, көндез максималь һава температурасы +2..4˚. Юлларда бозлавык.

2020 елның 11 мартында хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» ачылачак.

28 февраль көнне район мәдәният үзәгендә «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» дигән бәйге кысаларында «МДСУ-1», «Водстрой», «Строймастер» һәм Балтач урта мәктәбе коллективларының иҗат концерты узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International