1 нче номерлы балалар бакчасында шахмат-шашка турниры үтте

2020 елның 3 марты, сишәмбе

28 февраль көнне 1 нче номерлы балалар бакчасында искиткеч матур шахмат-шашка турниры үтте. Бакчага йөрүче 19 бала уеннарда катнашты. Балаларның ярышларга әзерләнеп килгәннәре уеннарыннан ук күренеп тора, бакчада әлеге спорт төренә зур игьтибар бирелүе сизелә. Тәрбияче апалары ярышлардан чын бәйрәм ясадылар, хәтта шахмат фигуралары киемнәре ук кигәннәр иде.

Менә алар җиңүчеләр:
Шашка буенча:
1нче урын - Салахов Әмир
2нче урын - Низамиев Әмир
3нче урын - Хәбибуллин Искәндәр
Шахмат буенча:
1 нче урын - Николаев Азамат
2 нче урын - Низамиев Әмир
3нче урын - Дәүләтшин Солтан
Жинүчеләргә һәм һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International