ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның 5 мартында Чутай фельдшер-акушерлык пунктында чираттагы дәрес узды.

2020 нче елның 5 нче мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Карадуган гимназиясенең коррекция төркеме балалары һәм аларның әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган интеллектуаль-күңел ачу программасы оештырдылар.

Бүген, 5 март көнне, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә Балтач муниципаль районының террорчылыкка  каршы комиссиясенең  утырышы булып узды.

Начар метеорологик күренешләр: - көннең икенче яртысында һәм 5 март кич, 6 март төнлә томан; - иртән һәм көндез 6 мартта көчле җил, көчәйгәндә 15-20 м/с( Казанда 15-18 м/с).

1 март көнне Кече Лызи авылында "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. Кунакларны кайнар коймак белән сыйладылар, төрле уеннар уйнадылар һәм бәйрәм ахырында кыш белән саубуллаштылар, карачкы яндырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.

27 февраль көнне Алан авылы клубында 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Минем булачак профессиям" исемле рәсем бәйгесе уздырылды. Чара башында укучыларга күп төрле профессияләр турында сөйләнде, үзләренең әти-әниләре нинди профессия кешеләре һәм киләчәктә бала кем булырга тели, шул турыда әңгәмә оештырылды. Чараның икенче өлешендә балалар үзләренең булачак һөнәрләре турында рәсем ясадылар. Һәрбер балага буләк тапшырылды.

8 март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Балтач бистәсе урамында  оештырылган «Бар дөнья яме – Сездә!» исемле әдәби бульвар чарасында районыбыз ир-егетләре гүзәл затларга багышлап китаптан шигырьләр укыдылар.


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 4 март кичендә, төнлә һәм иртән 5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» Илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта кече эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсы башлану турында игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International