Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 3 март 18 сәгатьтән 2020 елның 4 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кар, иртән-көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көньяк-көнбатыштан 4-9 м/с, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -2..-4˚, көндез максималь һава температурасы +2..4˚. Юлларда бозлавык.