28 февраль көнне район мәдәният үзәгендә «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» дигән бәйге кысаларында «МДСУ-1», «Водстрой», «Строймастер» һәм Балтач урта мәктәбе коллективларының иҗат концерты узды.
Әлеге коллективлар чыгышын тамашачы югары бәяләде. Бәйге катнашучыларын Балтач район башлагы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сәламләде.
Концерт башланыр алдыннан күргәзмә белән танышкан чакта да тамашачы соклануын яшермәде. Ул ирешелгән уңышлар, укучыларның хезмәтләре, төрле һөнәрләргә ия булулары таң калдырды. Балтач урта мәктәбе хәтта картиналарны да терелтте. Шушы соклану концерт дәвамында да дәвам итте. Яңа биюләр, яңа йөзләр, яңа талантларны күреп гаҗәпләнде һәм сокланды тамашачы.