Нөнәгәр авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылып, оешмалар белән хисап ясалды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чит илдән һава транспорты белән кайту тәртибен аңлата.
Карадуган авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмат
Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән уңыш бәйрәме - Сөмбелә уздырылды. Элек электән халык Сөмбелә бәйрәмен аеруча көр күңел белән, җырлап, биеп, уеннар белән үткәрә торган булган.
26 октябрь 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Сосна авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәләхетдинова Фәүзия Лотфулла кызына 22 октябрь көнне 90 яшь тулды.
22 октябрь көнне Балтач район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов районыбыз балалар бакчаларында туган телдә тәрбия-белем бирү торышы белән танышты.
2020 елның 23 октябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлшат Сәлахова һәм Рузилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе базасында «Бергә күңелле» клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала белән «Спортлы Татарстан» дигән шөгыль үткәрделәр.