Чепья авылында урнашкан «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар белән уңыш бәйрәме - Сөмбелә уздырылды. Элек электән халык Сөмбелә бәйрәмен аеруча көр күңел белән, җырлап, биеп, уеннар белән үткәрә торган булган.
«Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә дә бу бәйрәм уен-тамаша формасында барды. Әлеге кичә сәламәтлекләрен ныгытучылар көче белән әзерләнгән «Шалкан» курчак әкияте белән башланып китте. Кичәбезнең төп кунагы Сөмбелә иде. Әлбәттә инде ул буш кул белән килмәде - яңа пешкән хуш исле түгәрәк икмәктән дә авыз иттерде, кәрҗин тулы көзге уңыштан да өлеш чыгарды. Моның өчен бары табышмакларга дөрес җавап кына бирәсе булды. Бәйрәм җыр - бию белән үрелеп барды.
Сәламәтлекләрен ныгытучылар матур теләкләр әйтешеп, киләсе елга да мул уңышлы Сөмбеләне кунакка чакырып калдылар.