Бүген, 12 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм рәис урынбасары Сергей Карпухин Балтач районы эшмәкәрләре белән узган семинарда Исәпләнгән керемгә бердәм салымнан күчү вариантлары, салымның уңайлы һәм отышлы режимын ничек сайларга икәнлеге турында сөйләделәр.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү
Балтач һәм балтачлылар - республика матбугат басмаларында
Әниләргә күпме генә чәчкә-гөлләр бүләк итсәк тә, аз булыр. Ә инде чәчәк бәйләме балаларның үз куллары белән эшләнсә, бу икеләтә шатлык һәм сөенеч бит.
Шеңшеңәр авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмат
11 ноябрь 18 сәгатьтән 12 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Бүген, 11 ноябрь көнне, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру комиссиясе утырышы узды. Утырышны конкурс комиссия рәисе Сабирҗанов Наил Нургаяз улы алып бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны 8-800-444-16-70 эшләвен дәвам итә. Ул эшли башлаганнан бирле (бу елның апрелендә) Министрлык белгечләре 589 шалтыратуга җавап бирделәр. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен (44%) авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм фермерларга бирелә торган дәүләт ярдәме чаралары кызыксындыра. Шулай ук торак мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшкә урнашу мөмкинлеге һәм агросәнәгать тармагы турында төрле характердагы белешмә-мәгълүмат актуаль булып кала.
2020 елның 9 ноябрендә 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Алан авылында яшәүче сугыш ветераны Гәптелгани Нәҗиповка, Норма авылыннан тыл ветераны Фәрит Кәлимуллинга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Бүген, 10 ноябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.