Бүген, 11 ноябрь көнне, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру комиссиясе утырышы узды. Утырышны конкурс комиссия рәисе Сабирҗанов Наил Нургаяз улы алып бара.
Бүгенге комиссия утырышының көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды:
1. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурска кандидатларны кертү турында.
2. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс уздыру һәм аның нәтиҗәсендә Балтач район Советына кандидатураларны тәкъдим итү турында.

Әлеге конкурс нәтиҗәсе нигезендә Балтач район Советы утырышына район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Хәйретдинов Айдар Фоат улы һәм Гайнетдинов Илһам Фидәел улы кандидатуралары тәкъдим ителде.