Дүртенче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген, 10 ноябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның  9 айлык социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары турында.

2. Балтач муниципаль районының 2020 елга, 2021-2022 елларның планлы чорына кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 9 айлык бюджет үтәлеше турында.

4. Балтач муниципаль районының 2021 елга, 2022-2023 елларның планлы чорына бюджет проекты турында.

5. Балтач район Советының 2011 елның 28 октябрендәге 64 номерлы «Эшчәнлекнең аерым төрләре өчен йөкләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында»гы карарның үз көчен югалтуын тану хакында.

6. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә өстәмәләр кертү турында.

7. Балтач территориаль сайлау комиссиясе составына кандидатура тәкъдим итү турында.

8. Балтач муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең составына үзгәрешләр кертү турында.

9. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисен билгеләү турында.

Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы өченче утырышын 2020 елның 12 ноябрендә иртәнге сәг. 9.00да үткәрергә планлаштырыла. Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International