Бүген, 12 ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев һәм рәис урынбасары Сергей Карпухин Балтач районы эшмәкәрләре белән узган семинарда Исәпләнгән керемгә бердәм салымнан күчү вариантлары, салымның уңайлы һәм отышлы режимын ничек сайларга икәнлеге турында сөйләделәр.
.jpg)
.jpg)
Мондый очрашуларны Татарстан палатасы вәкилләре республиканың 13 районында үткәрделәр. Эшмәкәрләр белән киңәшмә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында үтте.