2020 елның 9 ноябрендә 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче Алан авылында яшәүче сугыш ветераны Гәптелгани Нәҗиповка, Норма авылыннан тыл ветераны Фәрит Кәлимуллинга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач районы хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.