27 ноябрь көнне Чепья авылында «Карадуган» үргән мебель әйберләре фабрикасы базасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы рәислегендә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр статусында торучылар белән очрашу узды.
2020 елның 26 ноябрендә «Хыял» яшьләр үзәге «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, «ТНВ-ТЯГ» активистлары Балтач урта мǝктǝбе укучылары белән берлектә « Əни ул - тормыш» дип аталган акция үткǝрде.
26 ноябрьдә Балтач районының «Кенеш» удмурт милли-мәдәни мохтариятенең чираттагы утырышы булып узды, анда Кече Лызи авыл җирлеге вәкилләре катнашты.
26 ноябрь 18 сәгатьтән 27 ноябрь 09 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Гөлнара Якупова һәм Зилә Хәбибуллина караучы (сиделка) хезмәтләре алучыларга тикшерү белән өйләренә бардылар.
2020 елның 1-10 декабрендә Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү атналыгы узачак.
24 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныфы укучылары өчен "Иркен минем туган илем" дип исемләнгән тарихи сәяхәт үткәрелде.
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Дөньякүләм XIII #Әдәбимарафон татарча китап укучылар онлайн марафонында Балтач районы иң күп китап укучы районнарның берсе булып танылды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.