#Әдәбимарафон

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Дөньякүләм XIII #Әдәбимарафон татарча китап укучылар онлайн марафонында Балтач районы иң күп китап укучы районнарның берсе булып танылды.

Бу җиңүгә зур өлешне Шеңшеңәр авыл китапханәсе кертте дип әйтү урынлы булыр. Чөнки финалистларның күпчелеге Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе укучылары булу аеруча куанычлы. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре “Пирамида” күңел ачу үзәгендә күренекле дәүләт эшлеклеләре, язучылар, җырчылар катнашында бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Тантана барышында сәхнәгә күтәрелгән Балтач районы китап укучылары исеменнән #әдәбимарафон музеена Балтач энциклопедиясенең 2 томы тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International