Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы практикасы республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комтссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашты. Чарада районыбызның Карадуган гимназиясенә, Нөнәгәр мәктәпләренә 500 мең сум грант тапшырылды.
.jpg)