"Иркен минем туган илем" тарихи сәяхәт

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныфы укучылары өчен "Иркен минем туган илем" дип исемләнгән тарихи сәяхәт үткәрелде. Укучылар Татарстан Республикасы, башкалабыз Казан, Балтач районы, Балтач шәһәр тибындагы посёлогы турында, аларның тарихы, мәдәнияте, архитектура һәйкәлләре турында бай мәгълүмат тыңладылар, укучының мәдәни көндәлеген тутыру таләпләре белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International