Гражданнарны кабул итү атналыгы

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 1-10 декабрендә Балтач муниципаль районында гражданнарны кабул итү атналыгы узачак:

- 1 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кабул итә.

- 2 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - Балтач районында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Наил Нургаяз улы кабул итә

- 3 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр – Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы кабул итә

- 4 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр – Балтач муниципаль районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидаил кызы кабул итә.

- 7 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - Балтач район башкарма комитетының юридик бүлеге начальнигы Фатыйхов Ринат Сәбит улы кабул итә

- 9 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгат улы кабул итә

Гражданнарны кабул итү әлеге адрес буенча узачак: Балтач ш.т. б., Ленин ур., 52 йорт, мәдәният үзәге (район мәдәният йорты).

Барлык кабул итүләр алдан язылу буенча үтә. Кабул итүгә язылу өчен яки барлык кызыксындырган сораулар буенча 2-52-38 яки 89375261636 шалтыратырга, шулай ук электрон адреска язарга кирәк: baltash@tatarastan.er.ru

Шулай ук 1-10 декабрьдә районның авыл җирлекләрендә дә гражданнарны кабул итү булачак. Кабул итүләр үткәрү датасы һәм вакыты турында үз авыл советларыгызда белешегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International