2021 елның 16 мартында Таузар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Мөдәрис Зәки улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген, 16 мартта, мәдәният йортында Балтач районы эшмәкәрләре белән очрашу узды.
Бүген, 16 март - Бөтендөнья социаль эш көнендә, Балтач муниципаль районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы килде.
7 март көнне Сосна авыл җирлегендә «Кыш озату» бәйрәме узды.
Архивтан хәбәрләр
14 март көнне «БаLтасиада» кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Кызларыбыз, «Сорнай» һәм «Администрация» командаларын җиңеп, 2021 елның 21 мартында узачак финал ярышларына үттеләр.
9 март көнне Балтач «Форпост» үзәге директоры Фердинанд Гыйлемҗанов юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча ДАҺБУ студентлары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр бәйгесе үткәрде.
Балтач «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен чираттагы «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» дәресе уздырдылар.
15 март көнне дүртенче чакырылыш Балтач район Советының җиденче утырышы узды. Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
11 март көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Балалар иҗади биремнәрне актив башкардылар, төрле халыкларның дуслыгын чагылдыручы конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.