Казан шәһәренең 175 номерлы гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 12 маенда матәм көне дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Казанның 175 номерлы гимназиясендә булган фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаиләләренең, туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.
2021 елның маенда юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин тарафыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында яшәүче гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү планлаштырыла.
Куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле райондашлар! Бу көннәрдә илебез жәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Жиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә.
9 майда Балтачта узасы бәйрәм чаралары
Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узучы тантаналы чарада булды.
Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Балтач социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән социаль хезмәтләр алучыларга мәңгелек ут янына алып баруны оештырдылар.
Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Зур Лызи 1 өлеш авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерде һәм 9 май бәйрәме белән котлады.